+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
9 октябрь 2024, 11:35

Кемнәргә бер-берсеннән ерак булырга кирәк?

Астрологлар билгеләвенчә, йолдызнамәнең кайбер билгеләре бер-берсен беркайчан да аңлый алмаячак, аларга уртак тел табу, бергә яшәү, эшләү бик авырга туры килә икән. Искә алыгыз әле, монда хаклык бар микән?  

Кемнәргә бер-берсеннән ерак булырга кирәк?
Кемнәргә бер-берсеннән ерак булырга кирәк?

Кәҗәмөгезләр һәм Игезәкләр.
Алар беркайчан да уртаклык таба алмаячак, чөнки Кәҗәмөгезләр системага тартыла, ә Игезәкләр әледән-әле бу системадан сикереп чыгарга, өстәвенә, әлеге системаны сындырырга да тели. Кәҗәмөгезләр бу җиңел-җилпе, җавапсыз “кошчыклар”ны шундук исәпләп чыгара, ә Игезәкләр бер километр ераклыктан ук Кәҗәмөгезенең перфекционистлыгын сизә, шуңа күрә бер-берсеннән ераграк торуны яхшырак күрәләр.

Арыслан һәм Кучкар.
Арыслан да, Кучкар да — чагу һәм “утлы” кешеләр. Ләкин әгәр Кучкар үзенең барлык теләкләренең бернинди каршылыксыз үтәлүен генә теләсә, Арыслан аның теләкләренең әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан берсүзсез үтәлүен башкаларның ничек кабул итәчәгенә бик нык борчыла. Алар бергә очрашканда үз дигәнен генә алга сөрүче Кучкар белән үз-үзенә гашыйк Арыслан арасында низаг килеп чыга: Кучкар буйсынмый, Арыслан чигенми һәм Кучкарны хезмәт итәргә мәҗбүриләргә тырыша, алар янында температура кыза. Бу икәү бер-берсеннән никадәр иртәрәк читләшсә, шулкадәр яхшырак, ләкин алар икесе дә “кайнар” булганга күрә, үзара тәэсир итешү озакка сузыла.

Кысла һәм Сукояр.
Кыслалар бик эмоциональ, ә Сукоярлар үз омтылышларына иярергә комачаулый торган хисләрдән читләшергә тырыша. Алар бергәләп нәрсәдер эшләргә тырышканда берни дә килеп чыкмый, чөнки алар хәтта килешә дә алмый. Кыслалар Сукоярларны җансыз һәм хисапчыл дип саный, ә Сукоярлар Кыслаларны искә алганда чигәләрендә бармагын бөтерә. Алар бер-берсенә юлыкмаса, хәерлерәк булыр иде.

Чаян һәм Кыз.
Аларның уртак уртак ноктасы бар: Чаян да, Кыз да максатларына ирешү турында хыяллана. Тик Чаяннар бу максатка теләсә нинди ысуллар белән барып җитүне өстен күрә, ә менә Кызлар сыналган юллар белән генә хәрәкәт итә. Чаяннар Кызларны артык дөрес һәм кырыс дип саный, ә Кызлар исә Чаянның артык драматик һәм теләсә нинди адымга әзер булуын күралмый. Алар җиңелмәс дуэт төзи алыр иде, ләкин бер-берсенә чыдый алмыйлар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: