+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
10 октябрь 2024, 11:04

Иртәгә күз тиюдән сак булыгыз!

Борынгы сынамышларга ышансак, 11 октябрьдә кешеләрнең саклау көчләре йомшара икән.  

Иртәгә күз тиюдән сак булыгыз!
Иртәгә күз тиюдән сак булыгыз!

Күпләр күз тиюгә, бозымга бирешергә мөмкин. Аеруча коңгырт күзлеләрдән сак булырга кирәк икән. Мондый күзле кешеләр үзләре дә сизмәстән башкаларга күз тидерергә мөмкин.

Идән юу кебек эшләрне башка көнгә калдырыгыз.
11 октябрьдә кунакка йөрешү дә киңәш ителми.

Иртәгә өегезгә кара мәче кертмәскә тырышыгыз (ул үзегезнеке генә булмаса).
11 октябрьдә кичтән эшсез утырырга ярамый. Кул эшләре белән шөгыльләнү гаиләне ныгытыр.

Иртәгә күргән төшегезне якын туганнарыгызга гына сөйләсәгез була. Чит кешегә сөйләнгән төш тормышка күңелсезлекләр җәлеп итәргә мөмкин.

11 октябрь сынамышлары:
Яфрак җиргә арткы ягы белән килеп төшә икән, киләсе елда уңыш мул булачак.
Талга бәс кунса, кыш озын булачак.
Куяннар йоннарын акка алмаштырмаган икән, көз озын булачак.
Җил юнәлешен сәгать йөреше буенча үзгәртсә, томан төшәр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: