Бургенланд депутатлары мәктәпләрдәге җинаятьчелек белән клоуннар ярдәмендә көрәшергә тәкъдим иткән. Бу идея курчак театры йолалары, шулай ук, балаларның сәламәтлеген көлү терапиясе белән ныгытырга ярдәм итүче дәваханә клоунадасын күз уңында тотып килеп туа.
Австрия азатлык партиясенең урындагы бүлекчәсе башлыгы Александр Печнига сүзләренчә, “криминалга каршы клоуннарны” балалар бакчаларына юнәлтергә кирәк. Балаларга бәләкәйдән пантомима ярдәмендә нәрсәнең – яхшы, ә нәрсәләрнең начар булуын аңлатырга кирәк, дип исәпли сәясәтче. Балаларның авырулары белән көрәштә үзен уңай күрсәткән бу ысул балалар арасында җинаятьчелек белән дә көрәшергә ярдәм итәчәк, дигән ышанычта ул.
Депутатларның бу уңайдан борчылуы юктан түгел. Австриянең Эчке эшләр министрлыгы статистика бастырып чыгарган, аңа ярашлы, мәктәпләрдә кылынган җинаятьләр саны соңгы өч елда ике тапкыр: 3364тән 5984 очракка арткан. Дөрес, Бургенланд мондый җинаятьләр саны буенча — соңгы, ләкин үсеш темпы арткан төбәкләр арасында.
Бу статистика саннары провинциядә генә түгел, башка төбәкләрнең дә игътибарын җәлеп иткән. Мәгариф министры Мартин Полашек бу хәлне контрольгә алачагын белдергән. Шулай да мәгълүмат чаралары Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бирелгән мәгълүматның реаль хәлләргә бик туры килмәвен билгели, чөнки 2021 елда Австрия мәктәпләре карантинга ябылган булган, шуңа күрсәткечләр дә түбән. Ә 2019 елда мәктәпләрдәге җинаятьләр саны әлеге вакыттагы кебек. Аларның саны артмаган, дип исәплиләр.