+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 ноябрь , 13:27

Елан елы килә!

Көнчыгыш календаре буенча 2025 ел — яшел агач Елан елы.  

Елан елы килә!
Елан елы килә!

Ләкин аны беренче гыйнварда каршыларга әзерләнмәгез! Кытайча Елан елы 2025 елның 29 гыйнварында башланачак һәм 2026 елның 16 февралендә тәмамланачак.

Кытай традициясендә агач өскә үрләү, уңыш һәм үсеш элементы булып санала. Агач стихиясенең яшел төсе Шәрык культурасында тынычлык, сыгылмалылык, үзеңә зыян китермичә шартларга яраклаша белүне аңлата.

Көнчыгыш йолдызнамәсендә Еланны акыллы, зирәк, хәйләкәр һәм тугры хайван дип тасвирлыйлар. Әкиятләрдә ул проблемаларны һәм авыр мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, катлаулы хәлләрдә булыша һәм дөрес юл күрсәтә ала.

Димәк, безне әкияттәгечә ел көтәме, дуслар? Тынычлыкка, үсешкә һәм проблемаларның хәл ителүенә өметләник!

Ә сез Көнчыгыш календарена ышанасызмы? Аҗдаһа елы вәгъдәләрен акладымы?

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: