+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
7 ноябрь , 10:28

Иртәгә безне гаҗәеп көн көтә!

Кызлар мәчеләрне сыйпаудан тыелып торсын...  

Иртәгә безне гаҗәеп көн көтә!
Иртәгә безне гаҗәеп көн көтә!

Борынгы халык сынамышлары буенча, 8 ноябрьдә авыр физик эш белән шөгыльләнмәү хәерле икән. Шулай ук су белән бәйле гамәлләрдән дә тыелып торырга киңәш ителә. Кер юу, мунча керү кебек эшләрне бер көнгә кичерктереп торсагыз була.

Бу көнне мәрхүм булган якыннарыгызны искә алсагыз, аларның рухлары сөенә икән. Тәмле сыйлы табын артында бергә җыелып, арагыздан киткән кешеләр белән бәйле матур вакыйгаларны, кызыклы хәлләрне искә төшерегез. Мәрхүмнәр рухына дога уку бигрәк тә хәерле эш санала.

8 ноябрьдә яман сүзләр сөйләргә, сүгенергә, хәмер кулланырга ярамый. Югыйсә ел буе күңелсезлекләр сагаларга мөмкин.

Бер кызыклы сынамыш: иртәгә кияүгә чыкмаган кызлар мәчеләрне сыйпамасын! Югыйсә булачак ирләре мәчеләр кебек “сулга”, “браматта” йөрүчән булыр.

Тугры, намуслы ир-егет белән гаилә корырга теләүче гүзәл затларга 8 ноябрьдә этләрне ашатырга кирәк икән. Менә аларны сыйпасалар да була.

Иртәгә әти-әниләрегезгә кадер-хөрмәт күрсәтегез. Алар инде исән булмаса, матур итеп искә алыгыз.
Бәхетле, бай, сәламәт булыгыз, дуслар!

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: