Белгечләр ышандыра: әгәр быел Яңа ел кичәсенә “елан төсендәге" кием сайласаң, сезгә бер ел буе уңыш юлдаш булыр. Шулай булгач, яшел, зәйтүн, хаки яки зөбәрҗәт төсендәге әйберләргә игътибар итегез. Бу тыныч, тирән төсләр, алар үзара яхшы яраша.
Шулай ук ел символы түбәндәге төсмерләргә каршы булмаячак: кызыл, алтын, кызгылт сары, көрән. Тагын бер аныклау: агач еланга сезнең өстәге әйберләрнең табигый тукымадан тегелүе мөһим. Мәсәлән, мамык, җитен яки йон. Елан артык пафослылыкны түгел, табигыйлык һәм элегантлыкны бәяли.
Неон төсләрендәге әйберләрдән, шулай ук синтетик киемнәрдән баш тартыгыз.
Табигый елан тиресеннән ясалган аксессуарларны, мәсәлән, каешлар яки сумкаларны, Яңа ел төнендә шулай ук кулланырга кирәкмәс — елның затлы символын ачуландыруыгыз ихтимал.
Ә сез Яңа елга кием сайлыйсызмы?
Автор фотосы.