+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 ноябрь , 10:09

Бүген кылынган бер гамәл кыш буе авырулардан саклар!

18нче ноябрь ниләр вәгъдә иткәнен белегез!

Бүген кылынган бер гамәл кыш буе авырулардан саклар!
Бүген кылынган бер гамәл кыш буе авырулардан саклар!

Бүген кемгәдер кунакка барсагыз, күршегезгә керсәгез, анда савыт-саба юа, кулыгызга себерке алып, өй җыештыра күрмәгез! Кеше өендә тәртип, чисталык урнаштырсагыз, ул өй хуҗаларының барлык күңелсезлекләре сезгә күчәр. Ярдәм итүне башка көнгә калдырыгыз.

Бүген мөһим карарлар да кабул итмәгез. Мөһим документларга кул куймагыз. Уңышлы булмаска мөмкин.
18 ноябрьдә өйдә тәртип булу мотлак. Бүген үз өегездә генераль җыештыру оештырсагыз, тормышыгызда проблемалар да кимергә тиеш.

Өегездә чисталык урнаштырганнан соң үзегезгә дә юынырга кирәк. Мунча керү бигрәк тә хәерле эш санала. 18 ноябрьдә мунча кергән кеше кыш буе авырмаска тиеш.

Бүген кызлар җирдән тимер акча ала күрмәсен, гомер буе ялгыз булырлар.
18 ноябрьдә ниндидер зур әйбер сатып алмау хәерле. Акчагыз юкка тузган булып чыгар.

18 ноябрь сынамышлары:
Төнлә ерактан әтәч тавышлары ишетелсә, кар яисә яңгыр көтегез.
Бу көнне кар яуса, кыш карлы һәм салкын булыр.
Тал ботакларына бәс ятса, кыш озын булыр.
Кар тигез булып ятмаса, арыш уңар.
Көн аяз булып, җил төньяктан иссә, суыта.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: