+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
22 ноябрь , 11:37

Бу якшәмбедә кәбестә ашы әзерләгез!

Кызыклы сынамышлар укып, елмаеп алыгыз әле.  

Бу якшәмбедә кәбестә ашы әзерләгез!
Бу якшәмбедә кәбестә ашы әзерләгез!

Бу ялларда кемгәдер тастымал бүләк итү кирәкмәс. Бүләк алучы авырып китәргә мөмкин икән.
24 ноябрьдә һич кенә дә кителгән, ватык савыт-сабадан ашарга ярамый, дип санала. Күңелсезлекләр җәлеп итеп тормасын өчен андый савытлардан бөтенләй котылу ягын карагыз.

Бу якшәмбедә начар кәеф белән ашарга әзерләргә тотынмагыз! Әгәр кәефегез яхшы түгел икән, башта тынычланыгыз, соңыннан гына аш-су мәшәкатҗләренә керешсәгез була. Начар кәеф белән әзерләнгән ризык авырулар китерергә мөмкин.
24 ноябрьдә кичтән кәбестәле аш әзерләп ашаган кешеләр кыш буе сәламәт булырга тиеш икән.

Бу якшәмбедә кеше өендә кычкырып көләргә, күңел ачарга ярамый. Бәхетегез шул өйдә калырга мөмкин, ди.
24 ноябрьдә җитәкчегә каршы әйтергә һич ярамый икән. Аның белән сүзгә килешмәгез, хәтта җитәчегез хаклы булмаса да. Бу көнне җитәкче белән мөнәсәбәтләр ачыклау зур проблемаларга китерә, дип санала.

24 ноябрь сынамышлары:
Көн җылы булса, кыш җылы булачак. Салкын көн салкын кыш вәгъдә итә.
Бу көннне көчле җил иссә, кыш бик салкын булырга тиеш.
Күктә йолдызлар күп булса, киләсе елда гөмбә һәм җиләк уңачак.
24 ноябрьдә каз боз өстендә йөрсә, Яңа ел чорында суда йөзәчәк. Бу көнне каз суда йөзсә, Яңа елда бозда йөриячәк икән.

Алсу Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: