+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
25 ноябрь 2024, 06:38

Бүген гади көн түгел икән!

25 ноябрьдә ир-егетләрне чикләвек белән сыйларга кирәк, ди. Ни өченме? Укыгыз, елмаегыз!  

Бүген гади көн түгел икән!Бүген гади көн түгел икән!
Бүген гади көн түгел икән!

25 ноябрьдә һич кенә дә начар гамәлләр башкарырга ярамый. Хәтта негатив уйлар да күңелсезлекләргә китерергә мөмкин икән.

Сөйгәнен очратмаган кызларга бу көнне хатын-кызлар компаниясендә генә үткәрергә ярамый, дип санала. Югыйсә, язга кадәр ялгыз булырлар. Егетләр булган компаниядә аралашу мөмкинлеге булмаса да, җаен табарга кирәк — абыйсы булган дус кызга кунакка барырга, футбол күрсәтелгән кафега керергә...

Бүген дус кызы белән бергә аяк киеме сатып алган кызны мәхәббәт өлкәсендә уңышсызлык көтәчәк, сак булыгыз.
Ә менә башка әйберләрне сатып алу хуплана. 25 ноябрьдә алынган әйберләр озак хезмәт итәчәк.

Якыннарыгызның, туганнарыгызның, өлкәннәрнең киңәшенә бүген аеруча игътибарлы булыгыз. Ул киңәшләр зур уңышларга ирешергә ярдәм итәр.

Кызыклы сынамыш: бүген хатын-кыз ирен чикләвек белән сыйласа, ул зарланудан туктар, мәхәббәте артыр, назлыга әйләнер.

Борынгылар шуны да искә алган — 25 ноябрьдә ир-егетләр аеруча юмарт була икән! Ләкин аларга каршы дәшәргә, алар белән килешмәскә кирәкми. Кызлар, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз!

25 ноябрь сынамышлары:
Чыпчыклар бик кычкырыша икән — җылытачак.
Көндез кар яисә яңгыр яуса, 4 декабрьгә кадәр җылы булачак.
Болытлар җилгә каршы йөзсә, кар явачак.
Болытлар бик түбән булса, суыта.
25 ноябрьдә көн нинди, декабрь башы да шундый булачак.

Ләйсән Якупова фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас