Җырчының Зифа Нагаева иҗат иткән "Аккошлар мәхәббәте"н башкарганда бер урында күңелләр чыннан да һавага ашкандай була. Ришат моны үзе дә тоя күрәсең.
Үпкән-кочкан, җилгә очкан,
Яраткан берәү була.
Яратышып кавышканнар
Пар аккоштай матур итеп
Яшәп гомерләр уза.
Аккошлар!!!
Җырның нәкъ шул урынында Ришат сәхнәдән өскә күтәрелә һәм җырлавын дәвам итә. Ә бит бу - җырның иң катлаулы урыны!
«Белсәгез тросның ничек тартканын», – дип белдергән җырчы соңыннан.
Фото: Ришат Төхвәтуллин.