1 декабрьдә кесәгезгә тимер акча салып куегыз, шулай иткәндә кыш буе керемегез артып торырга тиеш икән.
1 декабрьдә кем беләндер уртак эшләр башкарырга киңәш ителми. Бу талашуларга китерергә мөмкин.
Бүген кичке аштан соң сезгә кунакка килгән чит кешегә савыт-саба юарга рөхсәт итмәгез. Ул бәхетегезне юып төшерергә мөмкин, ди. Хуҗабикә өстәлне үзе җыештырсын, үзе юсын.
Кирәкмәгән уенчыкларны бүген ташламый торыгыз. Баладан уңыш качмас.
Күңелсезлекләр җәлеп итмәс өчен 1 декабрьдә тормышка зарланырга киңәш итмиләр. Шулай ук күңелегезгә якын булмаган кешеләр белән дә аралашмый торыгыз.
1 декабрь сынамышлары:
Уянган чебен күрсәгез, җылытачак.
1 декабрьдә буран булса, яз көне бураннар көчле булачак.
Карга ихатада йөри икән, җылыта.
Ай боҗра эчендә күренсә, кар явачак.
Бу көнне көчле җил иссә, кыш җилле булачак.
Кар да юк, җил дә юк, буран да юк... Нинди булыр икән бу кышлар?
Ләйсән Якупова фотосы.