+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
27 декабрь 2024, 03:15

"Мин бу баланы кабул иттем"

Күп еллар элек Филипп Киркоров маршруткада Уфадан  икенче шәһәргә барганда бик кызыклы хәлгә тарыган.

"Мин бу баланы кабул иттем""Мин бу баланы кабул иттем"
"Мин бу баланы кабул иттем"
Анда бер хатынның тулгагы тота башлаган һәм Филипп бу баланы кабул иткән. Бу хакта ул "Fametime TV" проектына интервьюда хәбәр итте.

"Ышанырлык та түгел. Бу 35 ел элек булган хәл, мин маршруткада Уфадан якындагы ниндидер шәһәргә бара идем. Шунда бер хатын бала тапты. Мин бу баланы кабул иттем, аны Филипп дип атадылар", - дип сөйләде артист.

Дөрес, аннары ул кыз туды диде: Филиппина Владимировна. Аның хәзер кайда икәнен дә, фамилиясен дә белми.

"Ләкин Киркорова түгел точно!" - дип йомгаклады җырчы.

Менә шулай, эстрада короленың маршруткада йөргән вакытлары да булган.
 
фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас