+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
13 гыйнвар 2025, 10:01

Бүген тылсымлы көн!

13 гыйнвардан 14енә каршы төндә искечә Яңа елны каршы алалар. Борынгылар аңа зур игътибар бүлгәннәр. Ни өченме? Гади көн түгел ул. Сынамышларны дөрес үтәсәгез, тормышыгызга байлык, иминлек, матурлык, сөю килергә тиеш...  

Бүген тылсымлы көн!
Бүген тылсымлы көн!

Өйгә акча керсен өчен бүген мендәр астына тимер акча салып йоклагыз.
Кияүгә чыгарга теләгән кызлар 13 гыйнварда көзгеләр чагылышында булачак иренең сурәтен күреп калырга мөмкин, имеш.

Бүген тәмле сыйлар әзерләргә, якын кешеләр белән матур һәм күңелле итеп вакыт үткәрергә кирәк. Өстәлдә ит һәм балык ризыклары хуплана. Сыйлар никадәр юмарт, ел шулкадәр уңышлы булырга тиеш икән.

Бүген төнлә алдагы җәйнең нинди булачагын белергә мөмкин. Җил көньяктан иссә, җәй эссе булачак. Иске Яңа елда төньяктан искән җил көйсез җәй вәгъдә итә.

Җил көнбатыштан иссә, балык һәм сөт күп булачак икән. Көньяктан искән җилгә дә сөенегез — җиләк-җимеш, яшелчә мул булачак!
Иске Яңа елда агачларда бәс күп булса, бал уңышы яхшы булырга тиеш.

13 гыйнвар талаш-ызгышларны яратмый. Бу көнне башланган сүзгә килешү ел буена сузылырга мөмкин.
Бүген вак акча санамагыз, бурычка бирмәгез. Югыйсә, акчасызлык килергә мөмкин.

Иске Яңа елда юмартлык күрсәткәннәргә иминлек, уңыш киләчәк дип санала.
13 гыйнварда караңгы киемнәрдә йөрмәгез. Көненә өч тапкыр кием алыштырган хатын-кызлар ел буе бик гүзәл булырга тиеш, имеш.

Ә менә ирләр бу көнне каеш-билбауларын югалтырга тырышмасын. Югыйсә хатыннары башка ир-егетләргә күз салырга мөмкин икән.
Әлбәттә, бу сынамышлар бик борынгыдан калган сәер гадәтләр генә. Заманча карашлы кешеләрнең аларга ышануы сәер. Ләкин аларны белү һәм сынап карап, күңел ачу бер дә начар түгел бит, килешәсезме?

Иске Яңа елны күңелле каршы алыгыз, бәхетле ел килсен!

Автор фотосы.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас