+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
15 гыйнвар 2025, 12:28

Бәхетегез очып китмәсен!

Моның өчен 15 гыйнвар сынамышларын белегез.  

Бәхетегез очып китмәсен!
Бәхетегез очып китмәсен!

Борынгылар 15 гыйнварда өйне җыештыру-юу белән шөгыльләнергә ярамый дип ышанган. Бүген чисталык булдыру белән шөгыльләнгән гүзәл затларны ялгызлык көтә икән, имеш.

Ә менә ихатада, каралты-кураларда бу көнне тәртип урнаштыру хуплана.

Бүген төнлә начар төш күргән булсагыз, аны беркемгә дә сөйләмәгез, чынга ашмас. Бу төшнең эчтәлеген башка берәү белсә, ул тормышка аша икән.
Ә менә төшендә тавык яисә әтәч күргән кешене байлык көтә!

15 гыйнварда ниндидер зур әйбер сатып алмау хәерле, фәкыйрьлек янамас.

Бүген кичке ашны ир-егет әзерләсә яхшы, дип санала. Уңыш, иминлек килер.

15 гыйнварны бик тыныч та үткәрергә киңәш итмиләр. Бераз җырлап-биеп яисә музыка тыңлап алу да хәерле булыр.

Бүгенге көннең иң төп һәм кызыклы сынамышы — 15 гыйнварда кош ите ашарга ярамый икән. Югыйсә, бәхет канатланып очып китәргә мөмкин, ди...

Автор фотосы.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас