+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
17 гыйнвар 2025, 04:45

"Маймыл гына җитмәгән иде!"

Данир Сабировның өе тулы дүрт аяклы җан ияләре. Берсенең алгы аяклары кулларга да әверелә әле.

"Маймыл гына җитмәгән иде!""Маймыл гына җитмәгән иде!"
"Маймыл гына җитмәгән иде!"

 Анысы - маймыл!

Күптән түгел Миләүшә белән Данир кече кызлары Даниягә эт бүләк итте. Бер кичне шушы Сабирҗанны итәгенә утыртып, Данияне кочып Данир өлкән кызлары Мәрьямгә бүләк эзләп утырган. "Балык бар, эт бар..." - дип санап китә әтисе. Дания шунда ук анаконда алырга тәкъдим итә. Әмма "теща": "Маймыл гына җитми инде сезгә", - дип куя бит!

Әти-әнигә җитә кала - алар моңа кадәр башка гаиләдә Миша кушаматы белән яшәгән маймылны алып та кайта!

Социаль челтәрдәге видеодан күренгәнчә, Мәрьям аны күреп бик нык курка, аннан өйрәнеп китеп, кулына ала.

Маймылның кушаматы ничек дип уйлыйсыз? Марат! Фамилиясен үзегез чамалагыз...

"Йортыгызны туздырып бетергәч, кире илтеп бирерсез әле», – дип язучыларга аның хуҗасы маймылланып тормаган, «Борчылмагыз, барлык уңайлыклары булган читлеккә заказ бирдек», – дип җавап биргән.

Юмор остасына маймыл бик ерак кардәш тә түгел инде, югыйсә...

Фото: Данир Сабировның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас