-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
28 гыйнвар 2025, 10:37

Хатын-кызның матурлыгы фигурасында түгел!

Җырчы Иркә ябыгуга исләре дә китмәгән хатын-кызлар яныннан китә алмый икән... Менә сиңа мә!

Хатын-кызның матурлыгы фигурасында түгел!
Хатын-кызның матурлыгы фигурасында түгел!

"70 килограмм да булганым бар. Бу – гадәти хәл, без бит гади кешеләр. Төрле чорлар була. Тик мин үземне кулга алырга өйрәндем. Ашауны киметү, уй-фикерләрне рәткә китерү, аз-маз спорт, кадакларда тору – барысы да 62 килограммга кайтырга ярдәм итте. Хәзер мин 64 килограмм әле, 62гә тырышасы бар. Әмма, кызлар, болар берсе дә мөһим түгел. Иң мөһиме – күзләр бәхеттән янсын! Хатын-кызның матурлыгы фигурасында түгел, эчке халәтендә, күзләрдә, күңелдә.

Мин модель түгел, фигурада «минуслар» бар. Мин аны аңлыйм, күрәм. Кайвакыт, күбрәк ашап алсам, тамашачы мине бәби көтә дип уйлый. Көтмим беркемне дә. Бары тик ял иткәндә, рәхәтләнеп, теләгәнемне ашыйм, аннары, тирләп-пешеп, үз өстемдә эшлим.

Ашау, спорттан гына да тормый ул ябыгу, күбесе эчке халәткә бәйле. Тормышта ямьсез хатын-кыз юк.

Ябык булуга исләре дә китмәгән танышларым бар. Белсәгез иде алардагы нурлылыкны! Яннарыннан китәсе дә килми, алар – минем өчен бик матур кешеләр. Сүз уңаеннан, ир-егетләрнең дә ябыклыкка исләре китми. Алар хатын-кызның эчке дөньясын ярата. Бу – минем фикер», – дип язган җырчы социаль челтәрдә.

 

Ә сез бу хакта нинди фикердә?

Фото: Иркәнең шәхси архивыннан.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас