+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
13 февраль 2025, 22:51

"РУВИКИ" Википедияне узып китәрме?

Мәгълүмат дөньясында Википедия барысы өчен дә соңгы инстанциядәге маяк булып тора. Русиядә яшәүчеләр ирекле энциклопедияне даими куллана һәм аңа ышана. Кызганычка каршы, андагы һәр мәгълүмат дөреслеккә туры килми, чөнки аны һәркем үзгәртә ала. Бүген Русиядә "РУВИКИ" дигән яңа энциклопедия барлыкка килде. "РУВИКИ" Русия интернет-энциклопедиясе генеральный директоры урынбасары Елена Литовченко бу хакта үз фикерен белдерде.

"РУВИКИ" Википедияне узып китәрме?
"РУВИКИ" Википедияне узып китәрме?

– Елена, сезнең проект бер мәйданчыкта экспертларны һәм гади кулланучыларны берләштерә. Һәркем "РУВИКИ"ның авторы була ала. Шул ук вакытта сез платформаны ышанычлы белем чыганагы, анда хаталар булуы мөмкин түгел, дип белдерәсез. Материалларның сыйфатын ничек арттырасыз?

– Энциклопедия өстендә эшне волонтерлар гына түгел, шулай ук профессиональ редакция һәм мәгариф учреждениеләре дә алып бара. Без музейлар, эксперт мәйданчыклары белән хезмәттәшлек итәбез. Төп партнерыбыз – Русия Фәннәр академиясе – 2024 елда гына да 10 меңнән артык материалны рецензияләгән. Алар белән бергә төп дәүләт имтиханына һәм БДИга әзерлек өчен мәктәп укучыларына портал әзерләдек. Партнерларыбыз саны даими арта һәм, әгәр дә сез "рецензияләнгән" дигән билге күрсәгез, мәкаләнең сыйфатында шикләнергә урын калмый.

– Елена, яшь укучыларыбызга РУВИКИның өстенлекләре һәм мөмкинлекләре турында бераз сөйләсәгезче? RUTUBE видеохостингы турында күп мем һәм шаяртулар бар. Сезнең энциклопедия Русия сервислары турындагы стереотипларны "җимерерме"?

– Русия сервислары турында стереотиплар кими бара. Русия онлайн-банкингы дөньяда иң яхшыларның берсе санала. "Рувики"ның төп кыйммәтләренең берсе – технология. Проектны эшләтеп җибәргәндә, без “2030 елда энциклопедия нинди булырга тиеш?" дигән сорау бирдек. Ул кешенең көндәлек тормышының бер өлеше булган, ярдәм иткән, ясалма интеллект белән ныгытылган энциклопедия булырга тиеш. Һәм ел ярым эчендә без проектны технологик яктан ныгыта алдык. Бүген РУВИКИ нейрочелтәр кулланучының дөрес соравына җавап бирә, җавапны төрле стильләрдә кабатлый һәм башкалар. Әйе, нейрочелтәр керткән өчен без партнерыбыз Яндекс компаниясе белән бергә яңа буын фәнни-белем бирү ресурсларын үстерүгә керткән өлешебез өчен "Рунет геройлары" премиясын алдык.

– Әле платформада ничә мәкәлә бар һәм ай саен сайтка ничә кеше теркәлә? Сезнең аудиториягез бармы? Нинди яңалык, технологияләр һәм инструментлар ярдәмендә конкурентларны узып китәргә уйлыйсыз?

– Хәзер платформада 2 миллион 74 меңнән артык мәкәлә бар, аена уникаль кулланучыларның уртача саны – алты миллионнан артык. Без иң киң аудиториягә юнәлеш алабыз, чөнки энциклопедиянең максаты – төрле темага кызыксынуны "канәгатьләндерү".

Фото һәм оригиналь текст: bashgazet.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас