26 февральдә өйдә генераль җыештыру оештыру яхшы, чөнки, сынамышлар буенча, бу тормышны яхшыртырга ярдәм итәчәк, уңыш һәм бәхет китерәчәк.
26 февральгә каршы төндә күргән төшләргә игътибар итәргә кирәк. Аларда күп кенә сорауларга җавап табарга, шулай ук алга таба кая барырга кирәклеге турында киңәшләр “бирергә” мөмкин. Йокларга ятар алдыннан дөрес киңәш яисә җавап алу мөмкинлеге күбрәк булсын өчен дулкынландыргыч темага сорау да бирергә була икән.
26 февральдә нәрсә эшләргә ярамый?
Иртәгә низаг озакка сузылмасын һәм җитди үпкәләшүгә әйләнмәсен өчен җәнҗал куптарырга, сүгенергә ярамый.
Бу көнне сатып алулар планлаштырырга да ярамый икән, чөнки яңа әйберләр хуҗаларына шатлык һәм файда китермәячәк.
Иртәгә бурычка акча алырга яисә кемгәдер бирергә кирәкмәс, киләчәктә акчасыз калмассыз.
Хатын-кызлар 26 февральдә элегрәк тегәргә, тукырга һәм эрләргә утырмаган, чөнки, халык сынамышлары буенча, бу көнне кул эшләреннән сукыраерга мөмкин.
26 февральгә һава торышы сынамышлары:
февраль ахырында тәрәзә артындагы зур кар көртләре язның салкын булачагын кисәтә;
кар эри башласа, яз җылы булачак;
болытлы көн язның соңга калуын хәбәр итә;
көн аяз һәм җылы булса да, якындагы төннәрдә салкыннар булачак, ди.
Автор фотосы.