Барлык яңалыклар
10

Руслан Кираметдинов гашыйк булганмы?

Бу фото җырчыга яшерен гашыйк кызларның йокысын качырды инде...

Җырчы Руслан Кираметдинов «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруын алып баручы Роза Хәйруллина куйган сорауларга җавап бирә.

-Руслан, бүген синең күңелең, йөрәгең бушмы?

- Әйе, йөрәгем буш. Кызлар белән аралашам инде, аралашмыйча булмый. Тик хәзерге вакытта үземә җитди мөнәсәбәтләр кирәк түгелдер, дип уйлыйм. Әлегә эшләрем күп.

- Социаль челтәрләрдә «бәхетемә күз тидермәгез» дип язып, бер кызның фотосын куйган идең. Ул кыз чынбарлыкта да булдымы соң ул? Әллә пиар өчен генә яздыңмы?

- Мин бит инде пиар ясый торган кеше түгел. Бәлки, мөнәсәбәтләр булып алгандыр. Шәхси тормышны кешегә артык күрсәтергә яратмыйм. Ләкин ул вакытта шулай туры килде инде.

- Бу мөнәсәбәтләрнең дәвамы булдымы соң?

- Без аралашабыз, әмма мин беркая да ашыкмыйм..

- Кызганычка каршы, хәзер аерылышулар бик күп. Кайбер ир-егетләрдән «бәлки, башка өйләнмәм» дигән сүзләр дә ишетәм. Син дә «йөрсәм йөрим, өйләнмим» дигән катгый карар кабул итмәдеңме?

- Башка андый уйлар да килгәли. Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай булачак. Чыннан да, аерылышулар бик күп. Шуңа да мин беркая да ашыкмыйм.

 

Фото: Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: