Үгезбозаулар өчен март хисләр чәчәк ата торган вакыт булачак. Мөнәсәбәтләрдә тирән гармония көтелә — сөйгәнегез вак-төяккә кадәр игътибарлы булачак. Ялгыз Үгезбозаулар көтмәгәндә җылы хисләр уятырлык кеше белән очрашырга мөмкин. Иң мөһиме — башлангычлардан, кыю адымнардан курыкмагыз, чөнки йолдызлар ышандыра: адым никадәр кыюрак булса, нәтиҗә шулкадәр яктырак булачак. Ә инде тотрыклы парларда киләчәк турында сөйләшүләр булырга мөмкин, алар мөнәсәбәтләргә күптән көтелгән ачыклык китерәчәк һәм тагын да ныграк якынайтачак.
Арысланнар өчен бу ай дәрт һәм утлы хисләр белән тулы булырга вәгъдә итә. Сөю көткән Арысланнар өстенә хисләр ташкыны коелачак, якты очрашуларга һәм комплиментларга әзерләнегез. Сөйкемлелегегез иң югары ноктада, кемнеңдер йөрәген җиңел генә буйсындырырсыз. Инде мөнәсәбәтләрдә булганнар өчен март яңару вакыты булачак — бәлки, партнер романтик сюрприз белән гаҗәпләндерер, яки сәфәр тәкъдим итәр. Һәрхәлдә, күңелсезләнергә туры килмәячәк: хис-кичерешләрегез, мөнәсәбәтләрегезне җанлы энергия белән тутырып, чикләрдән бәреп чыгачак. Иң мөһиме — үз теләгегез белән генә мавыкмас өчен яраткан кешегезне тыңларга онытмагыз. Ул чагында март икегез өчен дә чын бәйрәм булачак.
Балыклар өчен март — рухи якынлык вакыты. Әгәр соңгы айларда якын кешегез игътибарсызрак булып тоелса, яки үзегез артык үз эчегезгә бикләнгәнсез икән, хәзер барысы да үзгәрәчәк. Мәхәббәтнең дәрт кенә түгел, ә тирән аңлашу, үзара ярдәм һәм бергәлектән килүче тыныч шатлык икәнен тоячаксыз. Ялгыз Балыклар үзләренең хис-кичерешләрен «укый» белә торган кешене очратырга мөмкин, бу элемтә беренче очрашудан ук тылсымлы булып тоелачак. Ә озакка сузылган мөнәсәбәтләрдә булучыларга март хисләрнең яңаруын китерәчәк, бәлки, сөйгәнегездә яңа яклар ачарсыз һәм сезгә ни дәрәҗәдә бәхет елмайганын аңларсыз. Үзегезгә ял итәргә һәм яратылырга рөхсәт итегез!
Автор фотосы.