Барлык яңалыклар
10

Их син, оятка калдырдың!

Фирдүс Тямаевка Нефтекамада тере каз бүләк иткәннәр, ә ул...

Их син, оятка калдырдың!
Их син, оятка калдырдың!

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең "Тишек носки"е белән бу көннәрдә Башкортстанда гастрольдә йөри. Аны яратучылар бүләкләрне мул әзерләгән. Әмма берсе барысыннан да арттырган.

«Бу бүләкне тапшыру өчен без сезне ел буе көттек. Анда сюрприз», – ди Нефтекамада бер ханым, сәхнә уртасына кызыл тасма белән бәйләнгән тартма чыгарып куеп. Фирдүс бераз югалып калгандай була, колакларын тартмага куеп, тыңлап карый. «Селкенә бу, җәмәгать», – ди дә тартманы ачып җибәрә. Ә анда - тере каз! Их, тартып чыгармаган булсачы...

Бичара каз концерт карарга дип талпынып-талпынып караган да, тартамадан чыга алмагач, барысына үч итеп, шунда йомышын йомышлаган! Фирдүснең кулына да буялган...

Оятка калдырды, чукынчык... Тартмадагысы төшкә керсә, акчага булыр иде, өндә дә байлыкка, уңышка булсын!

Фото: Фирдүс Тямавның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: