+8 °С
Яңгыр
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Кызыклы яңалыклар
2 апрель , 10:38

Пычракка сузылып яткан...

"Көлке капчыгы" Шәрәпҗан - шоумен Рамил Шәрәповның кичә башкаланың Яшьләр сараенда булган концертына кем барды? Ниләр күрдегез?

Пычракка сузылып яткан...
Пычракка сузылып яткан...

Ул үзе социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә бала чагыннан бер кызыклы вакыйга белән уртаклашкан.

- Авыл, яз, юллар юк, пычрак. Әти сөткә җибәрде. (Кофены сөтсез эчә алмый ул). Ә сөт точкасы классташларда. Бездән 300 метр. Чыгып киттем мин восьмерка көпчәкле сәпитем белән. Рәхәт...

Птички поют. Әлфия апа сөт сава, без классташ белән “Денди” уйныйбыз (чыккан гына вакыты). Как говориться, доигрались... 3 сәгать утырылган аларда. Домашний телефонга звонок!

Әти икән! Хәзер үк кайтмасаң, дигән сүзеннән уже аңлашыла иде кайткач нәрсә буласы...

Чаптырып кайтам. Сәпитнең брызговигы юк. Өс пычрак. Руль төбендә 3 литрлы банка сөт шакылдап кайта, нәрсәдер сизенгән кебек. Кайтып җиттем дигәндә өй алдындагы пычракка сузылып ятылмасынмы?! Күз алдыгызга китерегез! Мин лужада. Сөт банкасы ватылган... И кара пычрак су белән ап-ак сөт тоташып бара.

Шул вакытта ишек ачылды. Әти чыгып басты: "Нишләп ятасың?" - ди. Мин дә аптырап тормадым: "Кофе с молоком ясап ятам", - дидем.

Ләмдә ятса да, шаярып маташкан бит әле бәләкәч Шәрәпҗанкаебыз...

Фото: Рамил Шәрәповның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: