+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
7 апрель 2025, 05:25

Исем идеал булырга мәҗбүр итә

Салават районында гадәти булмаган исемле кеше яши. Мондый идеаль исем, мөгаен, бүтән беркемдә дә юктыр.

Исем идеал булырга мәҗбүр итәИсем идеал булырга мәҗбүр итә
Исем идеал булырга мәҗбүр итә
Ә исеме, чыннан да - Идеал!

Бу игелекле һәм хезмәт сөючән кеше Башкортстанның ерак почмагындагы Таймый татар авылында яши. Исеме Идеал, фамилиясе Галимов. Таймый авылы, гомумән, гадәти булмаган исемнәр буенча лидер. Монда Гигантлар да, Ноябрислар да, Фикуслар да бар. Менә Идеалның әтисен дә Марганис дип атаганнар , - дип яза "Салават җирендә" сайты.

Идеал Марганисович гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт сала. Ул машина йөртүче дә, тракторчы да, бульдозерчы да. Аның турында идеаль эшче һәм гаиләсе дә идеал диләр. Башкача була да алмый! Исем мәҗбүр итә!

Фото: "Салават җирендә"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас