+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
25 апрель 2025, 06:47

Иртәгә... дәртегезне тыеп торыгыз!

Халык сынамышлары шулай куша. Аларга ышансак, 26 апрельгә тагын күп кызыклы киңәшләр бар.  

Иртәгә... дәртегезне тыеп торыгыз!Иртәгә... дәртегезне тыеп торыгыз!
Иртәгә... дәртегезне тыеп торыгыз!

Иртәгә аеруча хатын-кызларга уңыш елмаерга мөмкин икән. Моның өчен гүзәл затларга бүген ачык күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәк. Аларның чын күңелдән теләгән изге теләкләре тормышка ашарга тиеш.

Иртәгә дару үләннәре белән дәвалану сихәт бирер.
26 апрельдә эре әйберләр сатып алмагыз, үкенерсез.

Шулай ук зур, яңа эшләрне бүген башламый торыгыз. Иртәгә корылган планнар тормышка ашмаска мөмкин.
Дәртле кеше икәнсез, иртәгә дәртегезне тыеп торыгыз, каршы җенес вәкилләре белән шаярмагыз. “Өстәгеләр” ачуланып, чир-сырхау җибәрергә мөмкин.
Сынамышларга ышансак, 26 апрельдә ерак юлга чыкмау хәерле.

Иртәгә чакырылган кунаклар тиз генә китмәячәк, ай буе куып та чыгара алмассыз.
Яшь әниләр иртәгә сабыйларын күкрәктән аермасын. Киресенчә, ешрак ашатсын, балалары сау-сәламәт, нык булыр.

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас