+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Өч игезәк кыз әнисе Якубовичны шаккатырды

Күптән түгел «Могҗизалар кыры»нда Салаватта яшәүче Мария Мөхәммәтдинова катнашты.

Өч игезәк кыз әнисе Якубовичны шаккатырдыӨч игезәк кыз әнисе Якубовичны шаккатырды
Өч игезәк кыз әнисе Якубовичны шаккатырды
Ул сүзне тулысынча ача алмады, ләкин 4 хәрефне атады һәм акчалата приз - 5 мең сум алды.

Традиция буенча конкурс башланыр алдыннан Якубович катнашучылар белән танышты. Мария үзенең белеме буенча юрист, әмма кондитер булып эшләве турында сөйләде.

«Мин әзерләгән нәрсәләрнең барысын да кешеләр шакката", - дип белдерде ул.

Мария малай һәм өч игезәк кыз тәрбияләвен әйткәч, Якубович чыннан да шаккатты.

"Менә бу тормышыгызда иң мөһиме», - диде алып баручы.

Мөхәммәтдинованың кызлары шоу сәхнәсендә җырлады, шулай ук Леонид Якубовичка аның алмаз мозаикалы портретын бүләк иттеләр.

Фото: "Уфа1.ру"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас