+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иртәгә мәчеләр сугышканын күрсәгез әгәр...

6 май сынамышлары — искиткеч. Укымый калмагыз!  

Иртәгә мәчеләр сугышканын күрсәгез әгәр...Иртәгә мәчеләр сугышканын күрсәгез әгәр...
Иртәгә мәчеләр сугышканын күрсәгез әгәр...

Борынгылар ышанган сынамышларга без дә ышансак, 6 майда мичтә пешкән камыр ризыгы көеп китсә, бу өйдә тиздән ир бала туачак икән.
Иртәгә мәчеләр сугышканын күрү — яхшыга түгел. Ызгыш-талаш чыгарга мөмкин.

Иртәгә балыкка барсагыз, беренче тоткан балыгыгызны берәр җәнлеккә ашатыгыз. Ел буе муллыкта яшәрсез.
Иртәгә ялгыш савыт-саба төшереп ватсагыз, кайгырмагыз. Яман кешедән котыласыз, димәк.

Кияүгә чыкмаган кызлар иртәгә су белән сак булсын. Ишек төбендә су түксәләр, озак кияүгә чыкмаячаклар.
Ә менә кыз кеше иртәгә берәр егет янында абынса, шул егет кияве булачак икән.

6 майда артык тавышланырга ярамый, дип ышанган борынгылар. Бәла-каза килмәсен өчен иртәгә кычкырмаска, тыныч булырга кирәк.
Гомер озын булсын өчен иртәгә чәч кисетрмәү хәерле икән.
Юган керне төнгелеккә тышта калдырмагыз, чир-сырхаулар уарп узар.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас