

Башкортстанның атказанган артисты Иркә сорау бирүчеләр алдында кәнфитләнеп тормый. Менә сезгә бер "сорау-җавап":
– Йолдыз чире белән «чирләгәнегез» булдымы?
– Булды!
– Берәр артист белән дуэт җырлаудан баш тартканыгыз булдымы?
– Булды!
– Свиданиедан качканыгыз булдымы?
– Булмады.
– Сыер сауганыгыз булдымы?
– О, бик күп тапкыр!
– Чит илдә автограф сораганнары булдымы?
– Булды.
– Кунакханәдән тапочкилар урлыйсызмы?
– Һәрвакыт алып кайтам.
– Ике егет белән берьюлы йөргәнегез булдымы?
– Булды.
– Сезнең өчен егетләр сугышканы бармы?
– Бар.
– Свиданиеда үзегез түләгәнегез бармы?
– Бик күп тапкыр.
– Безнең сыман сорау бирүчеләрне кыйныйсыгыз килгәне бармы?
– 1-2 тапкыр булды.
– Тишек носки кигәнегез бармы?
– Бар, әле кичә генә киеп чыгып киткәнмен, ике төрлене дә киеп чыгып киткәнем бар.
– Авырлы чакта ирегезне юк-бар белән интектергәнегез булдымы?
– Әйе.
Фото: социаль челтәрдән.