+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

12 май сынамышларына колак салыгыз!

Эшләрегез уң булыр!  

12 май сынамышларына колак салыгыз!12 май сынамышларына колак салыгыз!
12 май сынамышларына колак салыгыз!

Борынгыларга ышансак, бүген киләчәккә планнар корырга кирәк, алар тормышка ашачак. Ләкин уй-хыялларыгыз турында башкаларга сөйләмәгез!

Бүген он иләгән кешенең күз күрүе начарлана башлый икән, ул картлыгында бөтенләй сукыр калырга мөмкин, имеш. Бүген тузан сөртергә дә ярамый! Аеруча - биек шкафлардан. Моны үтәмәгән кеше мәртәбәле дусты, якын танышы яисә туганы белән бәйләнешне югалтачак, ә ул кешедән киләчәктәге уңышы бәйле.

Бүген үз бурычларыгызны башкаларга йөкләмәгез. Сораган кешегә дә, үтәгән кешегә дә бәла-каза килергә мөмкин икән.
Кунак килсә, өйдән генә озатып калмагыз, урамга ук чыгыгыз, чир-сырхаулар урап узар.

Бүгенге көннең иң мөһим кагыйдәсе — саф һавада, кояш нурлары астында йөрегез. Кояш нурлары уңыш, яхшы кәеф китерәчәк.
Бүген җилгә каршы басып торган кешенең барлык авырулары җил белән китәчәк, ул ел буе сәламәт булачак икән.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас