+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Бу якшәмбедә начар төш күрсәгез...

Кайгырмагыз, бу төнне күргән төшләр чынга ашмый, дип ышандыра 18 май сынамышлары. Аларга ышансак, бу көнне кыяр белән кәбестә дә ашамаска кирәк, ди... Ни өчен? Укыгыз!

Бу якшәмбедә начар төш күрсәгез...Бу якшәмбедә начар төш күрсәгез...
Бу якшәмбедә начар төш күрсәгез...

 

Мәче алырга җыенган булсагыз, моны якшәмбе эшләмәгез.
18 майда ерак юлга чыкмау да хәерле икән.

Бу көн ялакуларны яратмый! Эштән качмагыз. Хезмәтегезне намуслы башкарыгыз. Югыйсә, авырып китәргә мөмкинсез.

Якшәмбе кемдер ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, үтенечен кире какмагыз. 18 майда ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә ярдәм иткән кешегә бәхет елмаер.

18 майда нишләргә кирәк?
Өегездә генераль җыештыру оештырсагыз хәерле. Ремонт башласагыз да хуплана. Җыештыру, ремонт кебек эшләр белән шөгыльләнүчеләрнең тормышына яхшы үзгәрешләр килер.

18 майда кыяр белән кәбестә ашамаска тырышыгыз, бакчагызда бу яшелчәләр быел уңмаска мөмкин.
Бу якшәмбедә тәмле камыр ашлары әзерләп, якыннарыгызны сыйлагыз, барысы да яхшы булачак!

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас