+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чәй эчегез һәм... баегыз!

Акча китерә торган чәй әзерли беләсезме? Моны һәркем эшли ала.  

Чәй эчегез һәм... баегыз!Чәй эчегез һәм... баегыз!
Чәй эчегез һәм... баегыз!

Бу тылсымлы чәйне пешерер өчен ак яисә үзегезгә ошаган ачык төстәге чынаяк алыгыз. Стакан яисә кружка да ярый. Караңгы төстә булмасын, ике учыгыз эченә сыярлык булсын.

Яшел кәгазьгә моңа кадәр беркайчан да кулланылмаган яңа, чиста каләм белән сезгә нинди максатка нинди күләмдә акча кирәклеген языгыз.

Хәзер бу кәгазь өстенә чынаякны куегыз һәм бармаклар белән бер чеметем чәй салыгыз. Калак белән ярамый! Чәй нәкъ сез яраткан булырга тиеш. Өстенә кайнап чыккан су коегыз һәм, максатыгыз хакында уйлап, теге каләм белән сәгать угы йөреше уңаена бер минут бутагыз.

Ашыкмагыз, тыныч булыгыз. Чәй яхшылап пешкәч, чынаякны ике кулыгыз белән тотып, төбенә кадәр эчегез.

Яшел кәгазьне бөкләп, кошелекка салып куярга кирәк. Аны хыял тормышка ашкач кына алып куегыз.

Акчаны нәкъ шул әйткән хыялыгызны тормышка ашырыр өчен генә тотынырга кирәк.
Уңышлар сезгә!

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас