+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кызыгызны яхшы кияүгә бирергә телисезме?

Иртәгә бу теләкне тормышка ашыруның серен белеп була. 17 май сынамышларын үтәп, тормышны яхшыртып та була әле. Укыгыз!

Кызыгызны яхшы кияүгә бирергә телисезме?Кызыгызны яхшы кияүгә бирергә телисезме?
Кызыгызны яхшы кияүгә бирергә телисезме?

 

Иртәгә очлы, үткер әйберләрне бик кулланмаска тырышыгыз. Авырмассыз.

17 майда башкаларга ярдәм иткән кешенең тормышында яхшы үзгәрешләр башлана, дип ышанган борынгылар.

Иминлек, сәламәтлек сезне ташламасын, дисәгез, иртәгә чәч, тырнак кисмәгез.
Иртәгә бүләк бирешмәгез! Тормышка күңелсезлекләр килергә мөмкин.

Кеше кулыннан акча да алмагыз, ул кеше сезнең финанс уңышын алачак.
Бусага аша әйбер дә бирмәгез. Яхшыга түгел.

Юлга чыгарга җыенсагыз, энә-җепкә кагылмавыгыз хәерле.

Ничек кызларны уңышлы кияүгә бирергә соң, дисезме? Моның өчен әни кеше кычыткан җыеп, бер савытка салып, аны коймага элеп куйсын. Вәт...

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас