

Ул - тырыш укучы гына түгел, төрле яклап үсешкән шәхес тә: музыка, биюләр белән шөгыльләнә, чит телләр өйрәнә. Кыз ярминкәдә чыгыш ясады. Аның гаиләсе бу бәйрәмгә ел саен килә, кызыклы китаплар сатып ала.
Бу юлы Эвелина буш кул белән килмәгән — алмашу өчен берничә китап алып килгән. Кызның сүзләренә караганда, бу уку елында ул 150гә якын әсәр укыган. Бигрәк тә аңа классик әдәбият ошый.
Фото: «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсе матбугат хезмәте