

Бервакыт җырчы Газинур Фарукшин Самарада концерт кую өчен артистлардан төркем җыя. Хәмзин да шулар арасына эләгә. Китәләр. Рульдә – Газинур үзе.
«ГАЗель»енең урындыкларын алып, артистларны шунда төйи – берничә урындыкны алсаң, «В» категориясенә туры килә икән, дигән сүзне ишеткәне булган, күрәсең.
Әмма Самарага җитәргә 50-60 чакрым калганда машинаны гаишниклар туктата. «Есть у тебя категория «Д»?» – дип сорыйлар шофёрдан. «Нет.» «Давай, штраф!» Газинур, бичара, нишләсен, штраф түли инде.
Ярар, барып җитәләр, концерт куялар. Гөнаһ шомлыгы, халык аз була, әллә ни акча эшли алмыйлар.
Кире кайтып баралар, шул ук чатта кабат гаишниклар тагын туктата: «Газинур что ли?» «Да.» «Категория «Д» есть?»
Кая барсын, түли штрафны...
50-60 чакрымлап кына китәләр – тагын гаишниклар!
Боларга тегеләре шалтыратып, хәбәр итеп куйганнар, махсус көтеп торганнар. Кабинадан чыгуы була: «Газинур что ли?» – дип, янә килеп басалар. Тагын штраф!
Шулай итеп, бөтен эшләгән акчаларын Самара гаишникларына биреп кайта болар.
Фото: социаль челтәрдән.