+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
22 сентябрь 2025, 05:37

Иртәгә — Кояш бәйрәме!

Көн белән төн тигезләшә. Бу тылсымлы чорга нинди сынамышлар бар?  

Иртәгә — Кояш бәйрәме!Иртәгә — Кояш бәйрәме!
Иртәгә — Кояш бәйрәме!

Элек 23 сентябрьдә миләш җыйганнар. Бу җимешләрнең дәвалау үзлекләре бар, шуңа күрә алардан салкын тиюдән төрле кайнатмалар ясаганнар.
Миләшнең җимешләре генә түгел, ботаклары да шифалы санала. Бу көнне миләш ботагы белән авыру урыннарны сыпырсаң, авыртынулардан котыла аласың, дигән фикер бар.
Миләш ботакларын өй ишеге башына элеп куйсагыз, ул чакырылмаган кунаклардан һәм сезгә начар ният белән килүчеләрдән саклаячак, ди.
Борынгылар көн белән төн тигезләшүгә кадәр һәм аннан соң бер атна дәвамында чишмә суының аеруча көчле булуына ышанганнар. Кызлар, матурлыкларын һәм яшьлекләрен саклап калу өчен, чишмәләргә йөргән һәм салкын су белән юынган.
23 сентябрьдә кунаклар чакырыгыз. Бу көнне бәйрәм өстәле әзерләгәннәргә шатлык-сөенечләр киләчәк икән.

23 сентябрьдә нәрсә эшләргә ярамый.
23 сентябрьдә ачуланышу катгый тыела. Бу киңәшне тыңламаучы күп елаячак һәм моңсуланачак.
Бу көнне кул эшләре башкарырга ярамый, мәсәлән, нәрсәдер тегәргә һәм ремонтларга. Мондый теләсә нинди хезмәт нәтиҗәсез һәм юкка көч һәм вакыт сарыф итү булачак.
Бу көнне комсызланырга һәм саранланырга киңәш ителми, югыйсә киләчәктә байлыкны югалтырга мөмкин.
23 сентябрь алдыннан алдыннан өйне генераль җыештыру яхшырак, чөнки тәртипсезлек финанс яктан зыян китерергә мөмкин икән.
Бу көнне тәрәзәләрне пәрдәләп куярга ярамый. Кояш бәйрәмендә тәрәзәләр ачык булырга тиеш. Кояш нурлары өйгә яхшы кәеф һәм бәхет китерәчәк.

23 сентябрьгә һава торышына халык сынамышлары.
Миләштә җимешләр күп — салкын кышка.
Агачта тәлгәшләр аз — көзен яңгырлар аз булачак.
Мәче кояшта җылына — якындагы көннәрдә яхшы һава торышына.
Карт агач төпләре юешләнде икән — яңгырга.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас