+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
3 октябрь 2025, 06:00

Русияне сайлыйлар!

Президент Владимир Путин мәгариф һәм фән өлкәсендә Русия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлек перспективаларын билгеләп үтте.

Русияне сайлыйлар!Русияне сайлыйлар!
Русияне сайлыйлар!
“Мәгариф һәм фән линиясе буенча хезмәттәшлекнең перспективалары зур. Академик мобильлек, югары уку йортлары арасындагы элемтәләрнең яхшы динамикасы күзәтелә. Бүген Русиядә 51 меңнән артык Кытай студенты укый, Кытайда – 21 мең русияле”, – дип белдерде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы билгеләп үтүенчә, илләр арасында фәнни-техник һәм инновацион өлкәләрдә, шул исәптән фундаменталь тикшеренүләр һәм мегасайенс сыйныфы проектларында хезмәттәшлек киңәя.
“Аерым алганда, М. В. Ломоносов исемендәге МДУ һәм Пекин университеты уртак фундаменталь тикшеренүләр институтын ачарга ниятли. Русия һәм Кытайның технологик суверенитетын саклап калу максатыннан өстенлекле фәнни юнәлешләр буенча заманча лабораторияләр һәм алдынгы үзәкләр булдыруны хуплыйбыз”, – дип ассызыклый ил башлыгы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас