+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
8 Октября 2025, 05:55

Октябрь уртасыннан уңыш киләчәк!

Кемнәргә? Йолдызнамәнең өч билгесенә.  

Октябрь уртасыннан уңыш киләчәк!Октябрь уртасыннан уңыш киләчәк!
Октябрь уртасыннан уңыш киләчәк!

Астролог Тамара Глоба фикеренчә, 2025 елның октябрь уртасында Үгезбозауларга, Бизмәннәргә һәм Укчыларга уңыш елмаячак. Алар алдында зур мөмкинлекләр ачылачак, керемнәре артачак, ә шәхси тормышта яңа якты вакыйгалар барлыкка киләчәк.

Үгезбозауның мөһим мәсьәләләре тиз хәл ителә башлаячак, яңа керемнәргә һәм мөһим кешеләр белән танышуга мөмкинлекләре артачак.

Бизмәннәр карьерада һәм мөнәсәбәтләрдә яхшы үзгәрешләр күрәчәк, узган тырышлыклары өчен танылу һәм бүләк алачак.

Укчылар күптәнге хыялларын тормышка ашыра алачак һәм читтән ярдәм күрәчәк, бу ерак сәфәрләр һәм яңа башлангычлар өчен вакыт.

Ә сез йолдызнамәгә, фаразларга ышанасызмы?

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас