Татар эстрадасы җырчысы Рәмил Шәрәпов Интернет челтәрендә үзен хатыны өеннән куып чыгаруы турындагы видео бастырган.
"Хатын мине балалар белән өйдән куып чыгарды. Тыныч кына кино карарга бирмәгән өчен. Дөресен генә әйткәндә, тышта рәхәт. Гастрольләр алдыннан балалар белән вакыт үткәрү үзе бер рәхәтлек. Тиздән янә бер атнага өйдән чыгып китәм", - ди ул бастырган видеосында.
Тамашачылар да видео астында үз фикерләрен белдергән.
"Бик нык башыннан көлеп йөрсәң, чыннан да өйдән куып чыгарыр. Сак бул!" - дип, алар да шаяртып язган.
Фото: Социаль челтәрләрдән.