-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
7 ноябрь , 11:06

Тавыклары җырлый диләр...

Авылда тавык асрау күп хезмәт сорамый, бу кошларның талымсыз булуы һәм үз җаена йөрүе сәбәпле, алар зур игътибар да таләп итми. Иң мөһиме – тавыкның токымын дөрес сайлау. Нинди максат белән үстерергә теләвеңнән чыгып, аларның төренә игътибар итәргә кирәк. Шәхси хуҗалыкта асрау өчен тавыкларның берничә төре бар.

Тавыклары җырлый диләр...
Тавыклары җырлый диләр...

Нинди булалар?

Ит тавыклары: тиз үсә һәм авырлык җыя, шуңа чалгач та алардан бик майлы калҗалар чыга. Мондый кошлар, гадәттә, йомырканы начар сала һәм, чалып өлгермәсәң, артык симерүдән үлүләре дә бик мөмкин.
Йомырка салучы тавыклар: ел буе хуҗасы өстәлен яңа салынган йомыркалар белән шатландырып тора. Гадәттә, алар җиңел гәүдәле, кечкенә була, бик хәрәкәтчән һәм яхшы очалар. Мондый тавыкларның аерым төрләре чеби дә чыгара ала.
Ит-йомырка тавыклары: боларының ите дә тәмле һәм сыйфатлы, йомырка салу буенча да башка төр тавыклардан калышмыйлар.
Авыл халкы, әлбәттә, күбрәк соңгыларын сайлый – универсаль тавыклар итле дә, йомыркалы да була.

Иң яхшы 10 токым

Беренче май

Әлеге тавык төре чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килгән. Аны совет заманында Харьков өлкәсенең Беренче май исемендәге совхозында чыгарганнар. Бу тавыклар универсаль төргә карый – аларның гәүдә авырлыгы да зур, йомырканы да яхшы салалар – елына ул 180 данәгә җитәргә мөмкин. Алар салкыннарга да чыдам.

Полтава тавыклары

Беренче май тавыклары кебек, боларын да Украинада чыгарганнар. Тик Полтаваныкылар турында тарихи белешмәләр сакланмаган. Әлеге шулай ук, универсаль кошлар гадәттә 3 килограмм тирәсе авырлыкта була, елына 180ләп йомырка сала. Өстенлеге – теләсә нинди яшәү шартларына җиңел яраклаша алуында, алларына салынган бөтен нәрсәне ашыйлар һәм сирәк авырыйлар.

Минорка

Безнең якта танылып өлгергән әлеге токым тумышы белән ерак Испаниядән. Сыйфатлы итле булуы һәм күп йомырка салуы белән аерылып тора. Мондый тавыклар уртача 2,5-3 килограммга җитә, елына 200ләп йомырка салырга мөмкин. Йомырка­ларының авырлыгы – 65-70 грамм. Тик бу тавыкларның кимчелеге дә бар: туган ягы җылы илдә булгач, алар салкыннардан курка. Стресска бирелү­чәннәр, бераз гына борчылсалар да, йомырка салудан туктарга мөмкиннәр.

Амрокс

Уртача авырлыктагы бу аклы-каралы кошларның кимчелекләре юк диярлек. Амрокслар актив, теләсә нинди яшәү шартларына җиңел яраклашучан һәм хуҗаларына бик тиз ияләшүе белән аерылып тора. Елына 200-220 йомырка салырга мөмкиннәр, авырлыгы 3800 граммга кадәр җитә. Артык күп игътибар да сорамыйлар: зур, киң келәт һәм иркен ишегалды булса җитә.
Плимутрок
Селекционерларда иң зур кызыксыну тудырган токымнарның берсе ул. Плимутрокларның геннары бик үзенчәлекле, алар тиз арада каурый чыгара, үсә һәм үрчи, инде 5-6 айдан ук даими рәвештә йомырка сала башларга мөмкиннәр. Авырлыгы 3,4 килограммга җиткән йорт кошлары елына 220ләп йомырка сала. Төсләре төрле, аеруча танылганнары – аклы-каралылар. Шулай ук ак, кара, җирән һәм бик күп башка төсле плимутроклар була.

Род-Айленд

Америка Кушма Штатларының шундый ук исемдәге төбәгендә барлыкка килгән токым. Аларны шәхси хуҗа­лыкларда да, кош-корт сәнәга­тендә дә киң кулланалар. Әлеге төр тавык­ларның ата-бабалары “сугышчы” токымнан булган, шуңа алар үзләрен бик текә тота, бөтен җиргә кечкенә том­шыкларын тыгарга тырыша. Бик хәрәкәтчәннәр. Туннарын олыларныкына алыштыруга, чатнама салкыннарда да “эх” тә итми урамда һава су­лап йөри алалар. Ел дәвамында йомырка салалар, итләре дә сыйфатлы.

Ак урыс тавыгы

Үзебезнең илдә чыгарылган, күп игътибар таләп итми торган, урындагы климатны яратучы әлеге төр тавык озак яшәү буенча Гиннессның рекордлар китабына кертерлек. Алар теләсә нинди ризык ашарга риза, стресска бирешми, тыныч холыклы. Бу токымны Русиянең теләсә кайсы төбәгендә асрарга була, бик салкын кышта да җылытылмый торган бинада яши ала. Елына 250 йомырка салырга сәләтлеләр. Гәүдә авырлыклары – 2-2,2 килограмм тирәсе.

Барневельдер

Канатлы дусларыбызның бу токымы Голландия селекционерлары ярдәмендә барлыкка килгән. Голландия – генетикада бик алга киткән ил, алар тарафыннан үсемлекләрнең дә, терлекләрнең дә күпсанлы гибридлары уйлап табылган. Бу токым тавыклар – соң өлгерүче буларак билгеле, алар сигезенче айдан гына йомырка сала башлый. 3-4 ел даими рәвештә йомырка салалар, авырлыклары 3-3,5 килограмм тирәсе.

Виандот

Бу тавыклар искитмәле матур, сылу гәүдәле һәм төрле төсле булуы белән дә игътибарны җәлеп итә. Әлеге универсаль токымлы тавыклар 5-6 айдан йомырка сала башлый, бер ел дигәндә гәүдә авырлыгы 3,5 килограммга җитә. Алдындагы ризыкны талымсыз ашаса да, кимчелеге дә бар. Аларны һич кенә дә югары дымлылыктагы биналарда тотарга ярамый, кышка таба җылы якка җибәрү мөмкинлеге булса, тагын да яхшырак, чөнки бу кошлар салкыннарны яратмый.

Фавероль

Искитмәле тәмле ите белән аерылып торган әлеге Франция тавыклары бөтен дөньяга билгеле. Безнең якларда мондый тавыклар ХIХ гасырда гына танылу ала. Бик матур һәм ите тәмле бу кошларны фермерлар тиз үз иткән. Үрчетүдә үзенчәлекләре булса да, кечкенә генә хуҗалык өчен менә дигән төр. Салкынга биреш­миләр, бөтен биргән ризыкны ашыйлар. Авырлыгы 4 килограммга кадәр җитсә дә, йомырка салуда иптәш­ләреннән бераз калышалар.

Таләпләр бармы?

Билгеле, тавык асрау җиңел һәм файдалы эш булсын өчен кирәкле токымнарны сайлый белергә кирәк. Әлеге йорт кошы беренче чиратта чыдам һәм талымсыз булырга тиеш. Кош-кортларны тәрбияләргә вакыт җитмәгән очракта, үз-үзләрен карый белә торган кошлар алу отышлырак.
Алар тирә-юньгә җайлаша белергә дә тиеш. Һәм, әлбәттә, тавык асрау белән бәйле чыгымнар керемнәрдән азрак булырга тиеш. Моннан тыш, тавыкларның сәламәтлеге нык һәм иммунитеты көчле булу зарур. Сүз уңаеннан, фабрика чебиләрен, авырмасын өчен, еш кына антибиотиклар белән “сыйлыйлар”.
Ә өй кош-кортлары продукциясе үзләрендә зарарлы матдәләр булмау белән отышлырак. Шуңа күрә, өй тавыгының төрле авыруларга тумыштан каршы тора ала торган токымнарын сайларга кирәк.

Асрау серләре

* Тавык йомырка салуын туктатмасын өчен, алар асралган кетәклектә ел дәвамында яктылык даими бертөрле булырга тиеш.
* Әгәр дә тавыкларны ашатырга вакытыгыз юк икән, автоматлашкан ризык һәм су салу җайлан­малары алырга мөмкин. Алар һәр­вакыт кошларны азык белән тәэмин итәр.
* Яшь тавыкларны, чебиләрне, һичшиксез, вак­цинацияләргә кирәк. Ниндидер эпидемия килеп чыккан очракта, кошлар чир йоктырган хәлдә дә аны җиңелрәк кичерәчәк. Бө­тенләй авырмаска да мөмкиннәр.
* Тавык абзарын аулак урында ясарга тырышыгыз, ишегалдының алар йөри ала торган өлеше дә тынычрак җирдә булсын. Йомырка салучы кошларның барысы да куркак була, ә аларга “нервланырга” ярамый – сәламәтлекләре какшарга мөмкин. Төрле стресслар аларның йомырка салуын киметүгә китерәчәк.
* Тавыкларның көндә­лек ризык рационын витаминнар һәм минераллар белән бает­канда алар – сәламәт, ә йомыркалары тәмлерәк булыр.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас