-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
10 ноябрь , 09:53

Кызыл төймә тагыгыз, кызлар!

Иртәгә безне нинди көн көтә? 11 ноябрь белән бәйле сынамышларга игътибар итегез.  

Кызыл төймә тагыгыз, кызлар!
Кызыл төймә тагыгыз, кызлар!

11 ноябрьне ялгызлыкта да, таныш булмаган кешеләр белән дә үткәрергә ярамый. Иң яхшысы — бу көнне гаилә белән берлектә, тәмле ашлар белән сыйланып, сөйләшеп-аралашып үткәрү. Якыннарыгыз белән шатлыкларыгызны да бүлешегез, күңелсезлекләрегез турында да сөйләгез. Болай итсәгез, бәла-казалар урап узар, гаиләгездә татулык хөкем сөрер.

Иртәгә табын корганда игътибарлы булыгыз. Моның белән кияүдәге хатын-кызлар шөгыльләнсен. Кияүгә чыкмаган кыз табын корса, бик озак парлы була алмас.

Хатын-кызларга 11 ноябрьдә “буш муен” белән йөрергә ярамый икән. Муенса яисә матур чылбыр тагарга кирәк. Ә кызыл төстәге төймә таккан гүзәл затларны барлык яклап уңыш көтә!

Иртәгә өегезгә таныш булмаган кешене кертмәгез. Балаларны ялгыз калдырмаска тырышыгыз. Таныш булмаган кешене күргән бәләкәчләр тынгысызга әйләнәчәк.

11 ноябрь сынамышлары:
Болытлар түбән йөзсә, суытачак.
Күгәрченнәр гөрләшә икән, һава торышы яхшы булачак.
Каргалар каты кычкырышса, салкыннар килә.
Берничә бүренең бергә болын-кырлар буйлап йөргәнен күрсәгез, сагаерга кирәк, тиздән бөтен илгә зур бәла килергә мөмкин...

Сынамышлар буенча, 11 ноябрьдә туган кеше озын гомерле була икән. Ул хайваннар телен дә аңлый ала, ди!

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас