-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 ноябрь , 10:47

Куян ите ашагыз, кызлар...

12 ноябрь сынамышларына игътибар итегез әле. Уңышка ирешеп, баеп һәм бик бәхетле булып китүегез ихтимал!

Куян ите ашагыз, кызлар...
Куян ите ашагыз, кызлар...

 

12 ноябрьдә песнәк ишегалдында очса, бик яхшы билге санала. Бу көнне кошларга аеруча игътибарлы булырга кирәк.


12 ноябрьдә нишләргә ярамый.
Теләсә нинди кошны рәнҗетү, аларны куу тыела.
Бу көнне йорт кошларын ит өчен суймый торыгыз.
Туй үткәрү өчен хәерле көн түгел.
Яңа проектлар башларга киңәш ителми — уңышсызлык көтә.
Шатлыклы яңалыклар һәм казанышлар белән мактанучыларга күз тиячәк, ди.
Аяк киеме һәм оекбаш бүләк итү начар билге булып санала.
Сүгенергә кирәкмәс — уңыш читкә борылырга мөмкин.
Әгәр кеше сездән тоз сораган икән, һич тә баш тартмагыз.
Азык калдыкларын ташлау тыела — аларны кошларга бирегез.
Шулай ук 12 ноябрьдә мунчага барырга кирәкмәс.
Бу көнне һич тә эшсез торырга ярамый.


12 ноябрьдә нишләргә кирәк.
Бу көнне башланган эшләрне төгәлләп кую хәерле.
Өйгә бәхет җәлеп итү өчен кошларны ашатырга кирәк. Җимлек ясарга була.
Кичен табын әзерләгез.Бу көнне никадәр күңеллерәк үткәрәсез, гаиләдә акча шулкадәр күбрәк булыр.
Өстәлдә куян ите булса, бигрәк тә яхшы. Аның итен һичшиксез кияүгә чыкмаган кызлар татып карарга тиеш дип саналган. Шулай итеп алар яшьлеген дә саклап калачаклар һәм сөйгәнен дә җәлеп итәчәкләр.


12 ноябрьгә һава торышы сынамышлары.
Бу көнне һава торышы буенча кышның нинди булачагы турында фикер йөрткәннәр.
Кояш болытлар артына яшеренсә, алда яңгырлы көннәр көтә.
Мәчеләр көне буе йоклый — җылылык әле тоткарлана.
Кошлар көне буе сайрыйлар — кыш соң килә.
Песнәкләр очып килгән икән — салкыннар якынлаша.
Юеш кар вак ярма кебек яуса —көчле салкыннар килә.
Кошлар кабарган һәм хәрәкәтләнми диярлек — һава торышы кинәт начарланачак.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас