-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
12 ноябрь , 16:26

Тавыктан бәлеш салыгыз!

Кайчан? Иртәгә! Ни өчен? Укыгыз һәм елмаегыз.

Тавыктан бәлеш салыгыз!
Тавыктан бәлеш салыгыз!

 

Иртәгә безне көткән көн гадиләрдән түгел икән, дуслар.
Бу көнне хуҗалык эшләрен башкару хәерле: өйләрне җыештыру, кирәк-яракларны төзәтү, тәрәзәләрне һәм ишекләрне салкыннар килгәнче җылыту. Бергәләп ризык әзерләү - 13 ноябрьнең мөһим традициясе. Бу өйдәгеләрне якынайта һәм уңайлылык мохите тудыра.

13 ноябрьдә өстәлегездә тавык итеннән бәлеш булса, уңыш һәм муллык көтегез. Аның түгәрәк формасы кояшны һәм иминлекне символлаштыра.

Бу көнне кунаклар кабул итү һәм аларны юмарт сыйлау да өйгә уңыш һәм муллык җәлеп итәчәк.

13 ноябрьдә нәрсә эшләргә ярамый?
Бу көнне җәнҗал чыгудан качыгыз. Теләсә нинди ачуланышу мөнәсәбәтләрне киләсе көзгә кадәр бозачак һәм озакка сузылган конфликтка әверелергә сәләтле.

Бу көнне буш вәгъдәләр хупланмый. Әгәр кеше сүз биргән икән, аны һичшиксез үтәргә кирәк, югыйсә, үзеңә бер-бер артлы уңышсызлыклар киләчәк.

13 ноябрьдә яңа эшләр, яки ерак сәфәрләр башларга ярамый. Бу бәла-казалар белән янарга мөмкин икән.

Ут белән сак эш итүгә аерым игътибар бирелә. 13 ноябрьдә мохтаҗлыксыз учак ягарга, мичкә игътибарсыз карарга, яки утны караучысыз калдырырга кирәкми. Моның торакка бәла китерүе мөмкин.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас