-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
13 ноябрь , 11:35

Иртәгә кунак килсә, сөенегез!

14 ноябрь гаҗәп көн икән. Сынамышларга игътибар итегез.

Иртәгә кунак килсә, сөенегез!
Иртәгә кунак килсә, сөенегез!

 

Борынгы сынамышларга ышансак, 14 ноябрьне ачк күңел белән, елмаеп-көлеп, кешеләр белән аралашып үткәрергә кирәк. Тавык итеннән ризыклар әзерләү хәерле санала.

Бу көнне күңелсезләнергә һәм ялгыз үткәрергә кирәкмәс. Ялгызлык гомум шатлыктан баш тарту дип кабул ителә һәм алдагы чорга күңелсезлек китерергә мөмкин.
Кунаклар алдында ишекне ябарга ашыкмагыз. Өегезгә килүчеләрне кабул итүдән баш тартырга ярамый. Кунак белән бергә өйгә уңыш һәм иминлек керәчәк. Баш тарту гаиләдә байлыкны югалтуга китерергә мөмкин.

Әрләшү тыела. Бу көндәге конфликтлар озак низаглар һәм авырулар вәгъдә итә.
Уйламыйча нидер сатып алмагыз. 14 ноябрьдәге буш чыгымнар өйдән акча энергиясен тартып ала һәм озакка сузылган финанс кыенлыкларына китерергә мөмкин.

Ярдәм сорауларны игътибарсыз калдырырга ярамый. Хәер бирү - үзеңне булачак мәхрүмлекләрдән саклау дигән сүз. Шул ук вакытта хәер сораучының күзенә карау тыела, аның бәласен үзеңә тартмас өчен карамавыгыз яхшы булыр.
Кер юарга киңәш ителми. Бу көнне кер юганнан соң тиздән чын пычрак һәм күңелсезлекләр белән очрашырга туры киләчәк, имеш.

Мәчеләрне рәнҗетмәгез! Мырауҗанны бүлмәдән яки өйдән куарга да ярамый. Теләк теләп, мәченең мырылдавына колак салыгыз. Тигез һәм көчле мырылдаса, ният чынга ашачак.

Һава торышына сынамышлар.
Әгәр бу көнне кар яуса, кыш карлы һәм озын булачак.
Аяз көн тиз киләчәк суыклар вәгъдә итә.
Тавыклар иртүк ояга утыралар —салкынайта.
Әтәч вакытсыз җырлый — һава торышы үзгәрә.
Казлар каурыйларын чистарта — яңгыр яисә кар көтегез.
Әгәр тавык канат кагып, каурыйларын тарткалый икән, тиздән һава торышы бозылачак.
Иртә белән томан — якын көннәрдә җылытачак.
Көньяктан искән җил йомшак, аз карлы кышны хәбәр итә.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас