Иртәгә һич кенә дә хәмер куллана күрмәгез! Татлы ризыклар ашаудан да бер көнгә тыелып торырга кирәк. Борынгы сынамышларга ышансак, бу тыелуны бозган кешене зур тавыш-гауга, дусларыннан күңеле кайту, финанс проблемалары, сәламәтлек какшау көтә икән.
15 ноябрьдә арзан әйбер сатып алмагыз. Алар бәхет, шатлык китермәячәк. Шуңа иртәгә “распродажа”ларда йөрмәгез. Әгәр алдан ниятләп, 15 ноябрьдә ниндидер зур, кыйммәт әйбер сатып алсагыз, бу эш бик уңышлы булачак. Ул әйбер хуҗасына уңыш, бәхет китерәчәк.
Иртәгә ялгыш кына да беркемне дә рәнҗетмәскә тырышыгыз. Бер рәнҗетү меңе белән үзегезгә кайтыр.
Үпкәләткән кешеләрегездән гафу үтенегез. Хәтта күптән үпкәләткән кешедән дә. Болай итсәгез, тормышыгыздан авырлыклар, проблемалар китәр, яшәве җиңелрәк булыр.
15 ноябрьдә бурычларны кайтару хәерле. Ә бурычка бирергә кирәкми. Кире ала алмассыз...
Кеше серен беркемгә дә сөйләмәгез! Иртәгә телен тыя алмаганнарны күп күңелсезлекләр көтәргә мөмкин.
Агачларга бик ихтирамлы, игътибарлы булыгыз. Хәтта кечкенә ботакны да сындырмагыз. Кирәк булса, җирдән табып алыгыз.
15 ноябрь сынамышлары:
Болытлар җилгә каршы йөзсә, кар явачак.
Кичке күк йөзе томанланса, җил чыгачак.
Каргалар көньякка карап кычкырса, җылытачак.
Бу көнне кар яуса, язгы ташу көчле булачак.
15 ноябрьдә ихлас теләнгән теләк үтәлергә тиеш.
Иң кызыклы сынамыш: яшь кызның йөрәге кинәт кенә көчлерәк тибә башласа — аңың язмышына язган пары якында гына йөри!