-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
17 ноябрь , 09:47

Бүген эчкече ирне туры юлга бастырып була!

Моның өчен нишләргә кирәк? 17 ноябрь сынамышларын укыгыз!  

Бүген эчкече ирне туры юлга бастырып була!
Бүген эчкече ирне туры юлга бастырып була!

Борынгылар 17 ноябрьдә урамда “кара көчләр” йөри дип ышанган. Шуңа кирәкмәгәнгә урамга чыкмаска киңәш иткәннәр. Ә өйне яман күздән, сихер-бозымнан саклар өчен тәрәзә төбенә кызыл миләш җимешләре урнаштырганнар.

Бүген күршегез шырпы яисә башка ут кабызучы әйберләр сораса, бирмәгез. Өегездән уңыш китмәс.
17 ноябрь ялкауларны яратмый! Бүген эшсез тик утырмагыз. Ватылган әйберләрне төзәтеп куйсагыз, өегезгә иминлек килер.

Яңа күршеләр белән бүген танышмый тору хәерле. Яхшы мөнәсәбәтләр урнашмас.

Әгәр бүген хатыннар эчәргә яраткан ирләрен урамга чыгармый тыеп тора алсалар, ул ир яман гадәтен тиздән ташларга тиеш икән.

17 ноябрь сынамышлары:
Сыер сауганда игътибар итегез: сыерның җилене җылы булса, җылытачак. Салкын икән — салкыннар көтегез.
Диңгез дулкыннарына охшаган болытлар көннәр бозылачагын хәбәр итә.
Тавыклар кыткылдап, йоннарын чукый, урам уртасында эре генә йөри икән, тиздән кар явачак.
17 ноябрьгә туй билгеләмәү хәерле. Уртак тормыш уңышлы булмаска мөмкин.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас