-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
24 ноябрь , 10:16

Ирегез зарланудан туктасын, дисәгез...

25 ноябрь сынамышлары белән танышыгыз.  

Ирегез зарланудан туктасын, дисәгез...
Ирегез зарланудан туктасын, дисәгез...

25 ноябрьдә һич кенә дә начар гамәлләр башкарырга ярамый. Хәтта негатив уйлар да күңелсезлекләргә китерергә мөмкин икән.

Сөйгәнен очратмаган кызларга иртәгәсе көнне хатын-кызлар компаниясендә генә үткәрергә ярамый, дип санала. Югыйсә, язга кадәр ялгыз булырлар. Егетләр булган компаниядә аралашу мөмкинлеге булмаса да, җаен табарга кирәк — абыйсы булган дус кызга кунакка барырга, футбол күрсәтелгән кафега керергә...

Иртәгә дус кызы белән бергә аяк киеме сатып алган кызны мәхәббәт өлкәсендә уңышсызлык көтәчәк, сак булыгыз.
Ә менә башка әйберләрне сатып алу хуплана. 25 ноябрьдә алынган әйберләр озак хезмәт итәчәк.

Якыннарыгызның, туганнарыгызның, өлкәннәрнең киңәшенә иртәгә аеруча игътибарлы булыгыз. Ул киңәшләр зур уңышларга ирешергә ярдәм итәр.

Кызыклы сынамыш: иртәгә хатын-кыз ирен чикләвек белән сыйласа, ул зарланудан туктар, мәхәббәте, назы артыр.

Борынгылар шуны да искә алган: 25 ноябрьдә ир-егетләр аеруча юмарт була икән! Ләкин аларга каршы дәшәргә, алар белән килешмәскә кирәкми. Кызлар, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз...

25 ноябрь сынамышлары:
Чыпчыклар бик каты чыркылдаша икән — җылытачак.
Көндез кар яисә яңгыр яуса, 4 декабрьгә кадәр җылы булачак.
Болытлар җилгә каршы йөзсә, кар явачак.
Болытлар бик түбән булса, суыта.
25 ноябрьдә көн нинди, декабрь башы шундый булачак.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас