Бүген кемгәдер тастымал бүләк итү кирәкмәс. Бүләк алучы авырып китәргә мөмкин икән.
24 ноябрьдә һич кенә дә кителгән, ватык савыт-сабадан ашарга ярамый. Күңелсезлекләр җәлеп итеп тормасын өчен андый савытлардан бөтенләй котылу ягын карагыз.
Бүген начар кәеф белән ашарга әзерләргә тотынмагыз! Әгәр кәефегез яхшы түгел икән, башта тынычланыгыз, соңыннан гына аш-су мәшәкатьләренә керешсәгез була. Бүген начар кәеф белән әзерләнгән ризык авырулар китерергә мөмкин.
24 ноябрьдә кичтән кәбестәле аш әзерләп ашаган кешеләр кыш буе сәламәт була икән.
Бүген кеше өендә кычкырып көләргә, күңел ачарга ярамый. Бәхетегез шул өйдә калырга мөмкин, ди.
24 ноябрьдә җитәкчегә каршы сүз әйтергә һич ярамый икән. Аның белән сүзгә килешмәгез, хәтта җитәчегез хаклы булмаса да. Бүген хезмәт урынында мөнәсәбәтләр ачыклау зур проблемаларга китерә, дип санала.
24 ноябрь сынамышлары:
Көн җылы булса, кыш җылы булачак. Салкын көн салкын кыш вәгъдә итә.
Бу көнне көчле җил иссә, кыш бик салкын булырга тиеш.
Күктә йолдызлар күп булса, киләсе елда гөмбә һәм җиләк уңачак.
24 ноябрьдә каз боз өстендә йөрсә, Яңа ел башында суда йөзәчәк. Бу көнне каз суда йөзсә, Яңа елда бозда йөриячәк икән.