-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
12 декабрь , 12:39

Кайда ничек җирлиләр?

Татарларда җирләү йоласы – мәрхүм белән хушлашу процессы гына түгел, ә буыннан-буынга тапшырыла торган тирән һәм символик традиция. Анда Ислам кагый­дәләре һәм татар халкы­ның милли-мәдәни үзенчә­лекләре бергә кушыла. Кабер ташына Коръән аятьләре уеп языла, фотосурәтләр, шәм­нәр, чәчәк­ләр һәм башка конфессияләр өчен гадәти булган башка атрибутлар кую тыела. Элек-электән елына бер тапкыр мәрхүмнең каберенә бару, догалар уку һәм җирләү урынын карау гадәте бар. Әмма күңел куша икән, якын­нарның ка­беренә ай саен, хәтта атна саен килергә мөмкин.

Гаять зур планетада яшибез, барыбыз да төрле, гореф-гадәтләребез дә төрле. Уртаклыгыбыз шунда: без барыбыз да кешеләр, җиргә яшәргә һәм иҗат итәргә килгәнбез. Соңгы вакытта төрле илләрнең гореф-гадәтләрен өйрәнә башладым. Кайбер традицияләр миндә курку һәм шик уята. Үзенчәлекле җирләү йолалары һәр халыкта бар. Шактый күп дөнья мәдәниятләре үлемне гомер юлының тәмамлануы итеп түгел, ә бер халәттән икенчесенә күчү буларак карый. Менә ул традицияләрнең кайберләре.

ТИБЕТ

Анда һаман да “һавада күмү” йоласы яши, мәетне козгыннарга ашаталар. Баштарак мондый ысул үлгәннәрне күмәр өчен җир артык каты, ә гәүдәләрне яндыру өчен агач аз булган урыннарда таралган. Урындагы дини ышанулар буенча, мәрхүмнең җаны тәнен ташлап китә, әмма кеше үлгәч тә файдалы булырга тиеш. Моның өчен “күктә күмү” вакытында үлгән кешене кошларга ашаталар. Козгыннарны җәлеп итү өчен тәндә күпсанлы кисүләр ясыйлар. Кошлар бөтен итне ашаганнан соң, сөякләрне порошокка ваклыйлар, ул да махсус катнашма составында козгыннарга бирелә.

КӨНЬЯК КОРЕЯ

Көньяк Кореяда яшәүчеләрнең күбесе гадәти булмаган хезмәттән файдалана: кремациядән соң мәрхүмнең көле югары температурада тотыла, бу аның кристаллашуына һәм үзенчәлекле муенсага әверелүенә китерә. Мондый муенсаны төрле төсләргә буярга һәм өйдә сакларга яисә күмеп куярга мөмкин. Бу сервис ил хакимияте тарафыннан мәрхүмнәрне җиргә күмүгә кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә популярлашкан. Территория кечкенә булу сәбәпле, закон буенча, үлгәннәрне 60 елдан да артык булмаган вакытка җирләргә рөхсәт ителә, шул вакыттан соң мәетләрне яндырырга кирәк. Шунысы үзенчәлекле: дини карашлар кореялыларга үлгән туганнарын шунда ук яндырырга мөмкинлек бирми.

ИНДОНЕЗИЯ

Индонезиянең Көньяк Сулавеси провинциясендә мәетләрне чистарту тантанасы вакытында каберләрне кабат казыйлар, мәрхүмне яңа киемгә киендерәләр, алып кайтып, беркадәр вакытка өй каршына куялар. Мондый ритуал “манене” дип атала. Кеше өеннән еракта вафат булса, шундый йола үткәрелә. Урындагы халык үлгәннән соң мәрхүмнең рухы өенә юл таба алмаячак, дип саный. Ритуал аңа тынычлык табар өчен үз йортына юлны искә төшерергә ярдәм итәргә тиеш дип ышаналар.

БАЛИ

Юганнан соң, мәетне азык-төлек мул итеп урнаштырылган өстәлгә салалар. Үлгән кешенең өенә юлны фонарьлар белән яктыртып куялар. Якыннары белән саубуллашканнан соң, гәүдәне бер гомум кабергә күмәләр. Мәетләр җитәрлек күләмдә туплангач, аларны чыгаралар һәм матур итеп бизәлгән җирләү урынында яндыралар. Аннары бу көнне кремацияләнгәннәр хөрмәтенә банкет үтә.

* * *
Һәр халыкта гомум кабул ителгән гореф-гадәтләр һәм традицияләр бар. Алар безгә кыргый яисә дөрес түгел кебек тоелырга мөмкин, әмма башка кешеләр өчен бу норма һәм мәдәниятнең бер өлеше булып тора. Алар аңлашылмаучанлык һәм конфликтлар тудырырга мөмкин, шуңа күрә мәдәнияттәге һәм традицияләрдәге аерманы аңларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.
Шуны истә тоту зарур: төрле халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре күп еллар дәвамында формалашкан һәм аларның рухи кыйммәтләрен һәм ышануларын чагылдыра. Шуңа күрә хәтта безгә нәрсәдер сәер яисә куркыныч булып тоелса да, бу гореф-гадәтләрнең башка кешеләр өчен тарихи һәм мәдәни әһәмиятен тану мөһим.

Элина ФӘЙЗУЛИНА.

Читайте нас