-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
15 декабрь , 16:45

Шәрәпҗан концертта әбиен очраткан

Ул аны күрергә дип бабаен калдырып килгән.

Шәрәпҗан концертта әбиен очраткан
Шәрәпҗан концертта әбиен очраткан

Билгеле артистларның концертына килгән тамашачы белән аның "телен" белеп аралашуы - импровизациягә корылган иң күңелле тамаша. Кайбер сәнгать әһелләре мондый аралашуга юл куймый, ә кайберәүләр күптән көткән танышын очраткан кебек сөйләшә.

Юмор остасы Рамил Шәрәпов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә концертыннан шундый бер видео урнаштырган.

Анда тамашачылар арасыннан аның янына бер әби чыга һәм сөйләшергә теләген белдерә. Артист аны «сөйлә-сөйлә, әллә нәрсәләр генә сөйләмә» дип, сәхнәгә үк мендереп янәшәсенә утырта.

«Синең белән сөйләшеп утыру – үзе бер бәхет. Синең яныңда бию – тагы да зур бәхет. Бабаема кайтып әйтермен инде», – дип сөйли шат күңелле әбекәй.

«Бабаең куып чыгармасын инде», – дигәнгә, әби: «57 ел торып чыгармаганны, хәзер генә чыгармас. Хәзер мин аңа кирәк, терәк», – дип җавап бирә.

«Концертка үзем кебек тамашачылар килә. Менә рәхәтләнеп кич утырдык», – дип шатлана Шәрәпҗан.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас