-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
19 декабрь , 10:55

“Яңа ел” тесты

Яңа елга 13 көн калды. Бәйрәм алдыннан үзегезне тикшереп карыйсыгыз киләме, дуслар? Сезгә бары тик тест сорауларына җавап бирергә генә кирәк.

“Яңа ел” тесты
“Яңа ел” тесты
1. Яңа ел алдыннан, гадәттә:
А) Дусларым белән мунчага барам — 3;
Б) Көне буе аш бүлмәсендә кайнашам, чөнки кунаклар чакырылган — 1;
В) Кунакка китәм — 5.
2. Өегезгә нинди чыршы куйдыгыз?
А) Чын чыршы — 1;
Б) Ясалма чыршы — 3;
В) Чыршысыз да бик яхшы — 5.
3. Чыршыны нинди уенчыклар белән бизәдегез?
А) Иске — 5;
Б) Барлык акча өстәл әзерләүгә китте, шуңа күрә ни бар шуны эләм — 1;
В) Ел саен яңа уенчыклар алам — 3.
4. Яңа елны кайда каршыларга теләр идегез?
А) Кайда булуы бик әһәмиятле түгел — 3;
Б) Дуслашып йөргән кешем белән Парижда — 1;
В) Дусларым белән табигатьтә — 5.
5. Яңа ел алдыннан нинди хисләр кичерәсез?
А) Ялгызлык — 1;
Б) Бәйрәм хисе — 3;
В) Бу Яңа елның узган еллардан бер аермасы да юк — 5.
6. Сәгать 12не сукканда нинди теләк телисез?
А) Мәхәббәт турында — 1;
Б) Яхшы эш урыны, сау-сәламәт һәм акчалы булырга — 3;
В) Үземнең генә хыялым бар һәм ул быел тормышка ашачак — 5.

7-8 балл. Сез, Карсылу кебек, нәфис, романтик, беркатлы. Бер күрүдә гашыйк булуга, кешеләргә ышанасыз. Үзегезне бик түбән бәялисез, шуңа күрә тирә-яктагыларга кайвакыт сезнең белән күңелсез була. Күңелсезлектән качып, башыгыз белән эшкә чумасыз.
19-24 балл. Сез — Кыш бабай. Тормышка гашыйк кеше. Компания, бәйрәмнәр, ашарга-эчәргә яратасыз. Сез бик тыныч, шаян. Сезне барысы да диярлек ярата. Кайчак гадирәк күренсәгез дә, бу тышкы гадилек кенә.
20-30 балл. Сез — “Боз тавы”. Ерактан караганда бик матур күренәсез, әмма холкыгыз катлаулы. Сез салкын акыллы, бернәрсәгә карамыйча үз юлыгыздан барасыз. Үзегезне башкалардан өстен куясыз.

Автор фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас