Иртәгә тәмле һәм мул гына итеп ашыйсы килү теләгегез уянса, ашагыз һәм белегез — димәк, сезне кемдер әлеге вакытта бик сагына, күрәсе килә. 20 гыйнвар сынамышлары шулай ди.
20 гыйнварда каз яисә аккош күргән кешенең теләге тормышка ашачак, дип ышанган борынгылар.
Ә менә иртәгә тычкан күрсәгез, үтермәгез, ул өйгә бәби кайтачагын хәбәр итә икән.
Иртәгәсе көннең тагын бер сәер сынамышы бар. Барлык начарлыкны, күңелсезлекләрне “юып” төшерер өчен 20 гыйнварда бер йотым сыра яисә әче бал эчеп куярга кирәк икән. Җавапсыз сөюдән газапланучыларга да бу сынамышның файдасы тия, имеш. Ләкин исергәнче эчәргә ярамый!
Иртәгә бик таныш булмаган кешеләрдән бүләк-мазар алмагыз. Аларның чир-сырхаулары күчмәс.
20 гыйнвар сынамышлары:
Бу көн аяз һәм салкын булса, җәй корылык булачак.
20 гыйнвар карлы, болытлы икән, мул уңыш көтегез.
Иртән кошлар бик кычкырып сайрашса, аяз, кояшлы һава торышы булачак.
Кичтән йолдызлар бик якты җемелди икән, салкыннар килә.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa